В
Все
М
Математика
О
ОБЖ
У
Українська мова
Х
Химия
Д
Другие предметы
Н
Немецкий язык
Б
Беларуская мова
М
Музыка
Э
Экономика
Ф
Физика
Б
Биология
О
Окружающий мир
У
Українська література
Р
Русский язык
Ф
Французский язык
П
Психология
О
Обществознание
А
Алгебра
М
МХК
Г
География
И
Информатика
П
Право
А
Английский язык
Г
Геометрия
Қ
Қазақ тiлi
Л
Литература
И
История
Yassin246
Yassin246
19.07.2020 08:39 •  Литература

Написать биографию шайхи маннур на татарском языке​

Показать ответ
Ответ:
sabegov1234
sabegov1234
10.06.2020 01:12

Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 январенда элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстан ССРның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шундагы һәм күрше Шәмәк авылындагы мәдрәсәләрдә башлангыч белем ала, Бөек Октябрьдән соң Шәмәктә ачылган «икенче баскыч эш мәктәбе»ндә һәм Мамадыштагы педагогия курсларында укый. 1921 елгы ачлыкта аның әтисе бөтен гаиләсен алып, Кузбасстагы Анжерка-Сужденка шахталарына килә. Анда уналты яшьлек Шәйхинең хезмәт юлы башлана. Ул шахталарда кара эшче, укытучы булып эшли.

1923 елдан ул төрле уку йортларында белем ала, Тобол, Урал, Новосибирск якларында культура-агарту, матбугат эшләрендә эшли. 1927-1929 елларда армия хезмәтендә була, аннан кайткач, 1932 елга кадәр Донбасста эшче-прокатчы, укытучы-ликбезчы, Днепрогэста бетончы булып эшли. Бу елларда ул үзенең шигъри әсәрләрен иҗат итә, китаплар бастыра. Соңрак Мәскәүгә килеп, берникадәр вакыт газетада эшләгәч, Казанга кайта һәм 1933-1937 елларда педагогия институтында укый. Шуннан соң ул бер ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли дә, 1938 елдан Ватан сугышына кадәр әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1934 елда шагыйрь СССР Язучылар союзына алына.

Сугышның беренче көннәреннән үк Ш. Маннур үзе теләп фронтка китә, анда төрле фронт газеталарында хезмәт итә. Сугыштан соң Татар дәһләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып тора һәм 1948 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була.

Шагыйрь 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат булды.

Шәйхи Маннурның иҗаты татар совет әдәбиятында күренекле урын тота. Поэзиядән тыш ул проза өлкәсендә дә актив эшләде.

0,0(0 оценок)
Популярные вопросы: Литература
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота