Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
В
Все
М
Математика
О
ОБЖ
У
Українська мова
Х
Химия
Д
Другие предметы
Н
Немецкий язык
Б
Беларуская мова
М
Музыка
Э
Экономика
Ф
Физика
Б
Биология
О
Окружающий мир
У
Українська література
Р
Русский язык
Ф
Французский язык
П
Психология
О
Обществознание
А
Алгебра
М
МХК
Г
География
И
Информатика
П
Право
А
Английский язык
Г
Геометрия
Қ
Қазақ тiлi
Л
Литература
И
История
Показать больше
Показать меньше
denis2016sham
29.01.2022 03:00 •
Математика
Акчараклар сочинение на татарском напишите )
Показать ответ
Ответ:
StasSav06
04.10.2020 09:24
Борынгы заманнардан ук гади халык хезмәт сөючән булган. Хезмәт-кешенең гомерлек юлдашы.
Солдат, Шәрәфи абзый, Гариф һәм башкалар сезонлы эшкә килеп, барлык булган көчен балык җыюга һәм эшкәртүгә сарыф итәләр. Балык җыю – аларның (вакытлыча гына булса да) һөнәре. Шуңа карамастан, алар үлемнән дә курыкмыйлар, көчен дә кызганмыйлар. Без моны Гариф персонажы өстендә ачык күрәбез. Ул геройларча неводны саклап кала ала. Моңа барысы да шатланалар.
Шулай ук неводчыларның узара дус мөнәсәбәттә булулары да бик яхшы күренеш. Бу, дуслык мөнәсәбәте, Шәрәфи абзыйның Солдат белән Гарифны үзенең барагына кунакка чакыруда ачык күренә. Нигә Шәрәфи абзый башкалардан яхшырак һәм мулрак яши соң? Ул да бит хезмәт хакын шул ук күләмдә ала. Моның сәбәбе бик гади. Гаиләле кеше беркайчан да үз бурычларын онытмый. Шәрәфи абзый – гаилә башлыгы. Ул гаиләсенең тамагын туйдырырга тиеш. Хатыны Сәгыйдә бернигә дә мохтаҗлык кичермәсен, кызы Газизәнең өсте бөтен булсын өчен тир түгеп эшли.
Шәриф Камал повестьны символик образлар белән тулыландырып яза. Шуңа мисал булып "Диңгез елый” бүлеге тора. Диңгезнең җаны юк, ә автор аны җанландырып, кыска сузтезмәсенең укучыга тирән мәгънәгә ия булуын аңлата.
Повестьта тагын акчарлакларны да символик образга кертү ялгыш булмас. Чөнки әсәрдә акчарлак, ягъни кош турында язылган җир юк бит. Нигә соң ул бу зур күләмдәге әсәргә "Акчарлаклар” дип исем куя? Бу тагын бер аңлашылып бетмәгән нәрсә, чөнки әсәргә исем кушканда да, ул символик образга таяна. Бу очракта "акчарлаклар” сүзе күчерелмә мәгънәдә килә. Автор гади неводчыларны балык кошлары белән чагыштыра. Акчарлаклар кайда балык бар, гадәттә, шунда булалар. Бу очракта исә, кайда үзеңә тиң эш бар, халык шунда була.
Шәриф Камалның "Акчарлаклар” повесте укучылар күзлегеннән югары бәяләнә, чөнки ул уй – фикерләрен, эчке кичерешләрен әсәрнең төп идеясен ачып бирү өчен юнәлдерә. Әсәрне иҗат иткәндә ул һәрбер күренешне аерым детальләр белән тулыландыра. Без моны шушы юлларда ачык күрәбез: "...Әмма баракка килем кергәч, баракның бушлыгы, шакшылыгы, нар буена җәйгән салам урыннар, озын такта өстәл буенда чәчелеп яткан чүп һәм икмәк валчыклары, нәкъ уртада асылынып торган иске лампа, диңгезгә караган бер генә тәрәзә, әлхасыйль, баракның барлык эч күренеше, гүя аның йөрәгенә боз булып утырдылар...” Хәзерге заман язучылары алдагы буыннан үрнәк алсалар, минемчә, укучылар белән тиешле дәрәҗәдә бәяләнер.
0,0
(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
akniet8
15.02.2022 12:03
Основания прямоугольный трапеции 22см и 38см, а большая боковая сторона 20см. найти площадь трапеции...
valeria2106
15.02.2022 12:03
Что такое двигательные каково их значение в жизни человека?...
goodman91
19.07.2021 10:01
На каждую чашку весов положили k гирь, занумерованных числами от 1 до k, причём левая чашка перевесила. оказалось, что если поменять местами любые две гири с одинаковыми...
maximbliznetz2p02byq
19.07.2021 10:01
Два пирата делили добычу, состоящую из пяти золотых слитков, масса одного из которых 1 кг, а другого – 2 кг. какую массу могли иметь три других слитка, если известно,...
Lilithovhannisyan
21.05.2023 23:46
Бақшада 13 алма және 37 алмұртағашы өседі. Алмаағаштарыбақшадағы барлықағаштың қандайбөлігін құрайды?Алмұрт ағаштарықандай бөлігінқұрайды? ЖауаптыОндық бөлшектүрінде...
Закфаныалға
28.07.2020 09:33
Су ағатын шүмек бұзылған жағдайда тәулігіне 150 л таза ауыз- су босқа ағып кетеді. Ешқандай пайда әкелмей, 672 сағат ішін-де қанша ауызсу кәріз құбырына ағып кететінін...
tyoma2223333
29.05.2020 17:04
ПОМАГИТЕ Задание 1.(письменно)1. Расстояние между двумя лыжными базами 20км. С каждой базы лыжники отправились одновременно в противоположные направления. Первый лыжник...
ася766
11.03.2022 13:56
Запиши координаты в виде десятичной дроби в соответствии с указанными точками помагите...
zanna82
08.10.2022 12:11
Компоттағы алманың шиеге қатынасы 4 : 5 қатынасындай, ал шие мен өріктің қатынасы 3 : 2 қатынасындай....
Karinka1Malvinka
17.10.2020 20:45
Билим ленд все ответы 5 класс...
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота