Для проведения олимпиады в просветительском центре ученикам школ предоставили несколько одинаковых аудиторий. 328 чел. писали олимпиаду по химии, а 451 чел. писали олимпиаду по литературе. В каждой аудитории разместили одинаковое количество учеников, олимпиаду по химии и олимпиаду по литературе писали в разных аудиториях. Сколько учеников разместили в каждой аудитории, и сколько аудиторий всего предоставили?
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кеше нең исеме Нарый булган, ди.
Көннәрдән беркөнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара да бара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп төшүе булган.
— Боз, син нидән болай көчле?
— Көчле булсам,— ди Боз,— мине Кояш эретә алмас иде, — ди.
— Кояш, син нидән көчле? — ди Нарый.
— Көчле булсам, мине Болыт капламас иде.
— Болыт, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Яңгыр тишеп чыкмас иде.
— Яңгыр, син нидән көчле?
— Көчле булсам,— ди Яңгыр,— мине Җир сеңдермәс иде.
— Җир, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Үлән тишеп чыкмас иде.
— Үлән, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Сыер ашамас иде.
— Сыер, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Пычак кисмәс иде. Хәзер Пычактан сорый инде Нарый:
— Пычак, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Ут эретмәс иде.
— Ут, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Су сүндермәс иде.
— Су, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә, тегермәннәр әйләндерергә җигә! — ди Су.
Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчле нәрсә юк икән дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.
Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.
Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.
Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.
Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.
Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.