Алты яшьтә белгәнеңне гомере дә онытмассың.
Авыздагы сүз синеке,авыздан чыккач илнеке.
Алма алмагачтан ерак төшми.
Атның типми сирәге, тибә сигәге.
Атлар ашаганда, тайлар кешни йөри .
Алдында каз, ул да аз.
Аш- ашка, урын- башка.
Атаң урыс булсын, билеңдә балтаң булсын.
Акчасы түләгән, урысы үлгән.
Акыллы кеше тавышын күтәрми.
Арба ывалды – утын, үгез үлде – ит.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Ашап туймаганны, ялап туймыйсың.
Аягың тынса да, жаның тынмый.
Алма төбенә алма, имән астына әкәлә.
Ашаганда өмет бара.
Ашыккан ашка пешкән.
Ашыңны да ашый, башыңны да ашый.
Ашаган белми, тураган белә.
Ананыкы балада, баланыкы далада.
Байлык-бер айлык,ярлылык-гомерлек.
Башы барның-ашы бар.
Бүредән курксаң,урманга да барма.
Белмәгәннең беләге тыныч.
Беренче күкәен күреп,тавык үзе дә келә.
Беренче кавын тәмлерәк була.
Белем кунак,акыл хуҗа.
Борын төбендәген күрми, урман авызындагын күрә.
Былбыл бәхет биләми, дылдыл били.
Бер авыл - бер көн.
Бер тычкак сыер чил көтүне пычрата.
Биргән би улы, бирмәгән эт улы.
Брат братка черт рад.
Баканың да боты ерылган.
Бара-бара, базар кала.
Буе үскән, акылы юк.
Бирәсең кул белән,аласың аяк белән.
Бәхет навоз кучасы өстендә.
Бозауны да киендерсәң кыз була.
Биш кат үлчә,бер кат кис.
Биш кат ишкенчә,бер кат күрергә кирәк.
Гомер итү-түгел күпер күчү.
Дустыңа сереңне сөйләмә, дустыңнын да дусты бар, ул да сөйләр дустына.
Дошман китергән хәбәргә колак салма.
Ертык тишектән көлә.
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук».
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!
Алты яшьтә белгәнеңне гомере дә онытмассың.
Авыздагы сүз синеке,авыздан чыккач илнеке.
Алма алмагачтан ерак төшми.
Атның типми сирәге, тибә сигәге.
Атлар ашаганда, тайлар кешни йөри .
Алдында каз, ул да аз.
Аш- ашка, урын- башка.
Атаң урыс булсын, билеңдә балтаң булсын.
Акчасы түләгән, урысы үлгән.
Акыллы кеше тавышын күтәрми.
Арба ывалды – утын, үгез үлде – ит.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Ашап туймаганны, ялап туймыйсың.
Аягың тынса да, жаның тынмый.
Алма төбенә алма, имән астына әкәлә.
Ашаганда өмет бара.
Ашыккан ашка пешкән.
Ашыңны да ашый, башыңны да ашый.
Ашаган белми, тураган белә.
Ананыкы балада, баланыкы далада.
Байлык-бер айлык,ярлылык-гомерлек.
Башы барның-ашы бар.
Бүредән курксаң,урманга да барма.
Белмәгәннең беләге тыныч.
Беренче күкәен күреп,тавык үзе дә келә.
Беренче кавын тәмлерәк була.
Белем кунак,акыл хуҗа.
Борын төбендәген күрми, урман авызындагын күрә.
Былбыл бәхет биләми, дылдыл били.
Бер авыл - бер көн.
Бер тычкак сыер чил көтүне пычрата.
Биргән би улы, бирмәгән эт улы.
Брат братка черт рад.
Баканың да боты ерылган.
Бара-бара, базар кала.
Буе үскән, акылы юк.
Бирәсең кул белән,аласың аяк белән.
Бәхет навоз кучасы өстендә.
Бозауны да киендерсәң кыз була.
Биш кат үлчә,бер кат кис.
Биш кат ишкенчә,бер кат күрергә кирәк.
Гомер итү-түгел күпер күчү.
Дустыңа сереңне сөйләмә, дустыңнын да дусты бар, ул да сөйләр дустына.
Дошман китергән хәбәргә колак салма.
Ертык тишектән көлә.
7 кат үлчә ,1 кат кис 5 әйткәнче 1 эшлә . Кыңгыр эш 40 елдан соң да беленә. Ялкау 1 эш эшли белә :чалкан ятып мышный белә