Кащеево царство предстаёт мрачным,причудливым,холодным.Игорь Стравинский тонко передаёт через музыку цветовые оттенки потусторонности:сумрачно выступают духовые инструменты,тревожно и мрачно отзываются скрипки,пронзительно вступает флейта,усиливая ощущение опасности.Иван-царевич попадает в Кащеево царство ,пытаясь поймать Жар-птицу.Волшебный сад,с золотыми яблоками,накрывает Всадник Ночи и тёмное царство погружается во мрак.В саду окаменевшие каменные витязи,Иван пробирается к яблоне,куда летит Жар-птица.Оркестр передаёт шёпот гномов,бормотание ведьм,заклинания волшебников-смена ритма,неожиданные эффекты,музыка несёт Жар-птицу,освещая всё кругом.Иван ловит птицу-об этом извещают ударные инструменты,ставя яркие точки в музыке.Удивительное равновесие музыки и движений на сцене,дополняющих друг друга.Хоровод пленных царевен,пляс Кащеева царства,колыбельная Жар-птицы,конец Кащея,оживление окаменевших воинов. всеобщее ликование-всё это тонко передаётся музыкой,оживляя мрачное царство и насыщая его цветами радости и ликования.Музыка усиливает колористичность происходящего волшебства,инструменты звучат торжествующе,празднуя победу добра над злом.Главное волшебство музыке Стравинского придаёт челеста,необычные колокольчики акцентируют музыкальные моменты превращений,смены декораций,как мановение волшебной палочки. Подробнее - на -
Чури-Бураш урта мәктәбендә Җиңүнең 61 еллыгы уңаеннан әзерләнгән митингтагы чыгыш
1. Сугыш булмасын!
Илнария Туктамышева
Кырык бернең ямьле июнендә
Серле матур аяз таңында
“ Сугыш” дигән шомлы хәбәр килә,
Минем гүзәл туган ягыма.
Фашистларга каршы сугышка дип
Күтәрелә барлык ир атлар.
Тол калалар бик күп хатын кызлар,
Ятим кала сабый балалар.
Һәр көн саен газиз баласыннан
Хатлар көтеп яши аналар.
Тик еш кына, шатлык урынына,
Кайгы хәбәрләре алалар.
Сугыш башлаучыга- мәңге нәләт!
Җир йөзендә сугыш булмасын.
Тыныч тормыш, бәхет кенә килсен,
Бер бала да ятим калмасын.
2. Май килә
Роберт Миннуллин
Дөньяны яңгыратып,
Кояшлы май килә.
Йөзләрне яктыртып,
Урамда май көлә!
Һәммәбез сагынып
Көттек Май килүне-
Китерә ул безгә
Иң бөек Җиңүне!
Бәмнәр еш булмый,
Гел шатлан, гел елмай!
Май килә дөньяга
Чәчәкле, жырлы Май!
Май килә бәйрәмле
Көннәргә бай булып.
Калыр ул хәтердә
Иң якты Май булып
3. Минем бабай
Эльмира Шәрифуллина
Минем бабам капитан,
Сугышта булып кайткан.
Күкрәк тулы орденнар,
Медальләр алып кайткан.
Безнең илдә һәр бала,
Уйнап –көлеп йөрсен дип,
Хәвеф- хәтәр күрмәсен,
Тыныч булып үссен дип.
Бик күп сугышкан бабам,
Дошманны жиңеп кайткан.
Үзе белән ул безгә
Тынычлык алып кайткан.
4. Моңсу бәйрәм
Энже Мөәминова
Бәйрәмнең тагын да
Матуры, олысы,
Кояшлы май кебек
Яктысы, җылысы-
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы-
Зур Җиңү бәйрәме,
Дигәне бар әле,
Өр- яңа күлмәген,
Иң матур костюмын
Кия дә бабаем
Ул көнне өстенә,
Сандыктан ала да
Күп төрле орденнар,
Медальләр тага ул.
Пиджагы түшенә.
Урамнар бәйрәмчә
Бизәлгән булса да
Кояш гел һавадан
Нур чәчеп трса да,
Кешеләр ул көнне
Кайгылы тоела.
Җылыйсы китереп
Яңгырый җыры да.
Ул көнне кешеләр
Һәйкәлләр каршында
Баш иеп, тын гына
Торалар бырысы да.
Һәйкәлләр тирәсе
Чәчәккә күмелә
Шул чакта минем дә
5. Рәхмәт әйтә сиңа кызың
Уеннарымны онытып,
Кулларыма чәчәк тотып,
Киләм, бабам яннарыңа.
Сөйләвеңнән кем дә туймый,
Мин дә сине тыңлый-тыңлый,
Утырыйм әле яннарыңа.
Сугышлшарда булгансың син,
Дошманнарны кугансың син,
Узган юлың ай-һай озын.
Илгә тугры калган өчен,
Батыр исеме алган өчен
Рәхмәт әйтә сиңа кызың.
6. Батырлар җыры.
Изге яулар дәвереннән
Дастаннарга әверелгән
Батырлар даны.
Ялкынлана-ялкынлана
Мәңгелек ут булып яна
Батырлар җаны!
Батырлар җаны!
Җиргә ирек якышлаша,
Тик барыбер ялкын аша
Батырлар юлы.
Ялкынлана- җаныбыз да,
Ялкынлана – барыбыз да.
Батырлар улы!
Батырлар улы!
Ак болытлар аксын өчен,
Алсу булып атсын өчен
Киләчәк таңы,
Булачак әле, булачак,
Туачак әле, туачак
Батырлар тагы!
Батырлар тагы!
Иртә әле- тынмаячак,
Бер дә тынып тормаячак
Батырлар җыры.
Батырларга яу бетмәгән
Үтмәгән әле, үтмәгән
Батырлар чоры!
Батырлар чоры
7. Гөлләр инде яфрак яралар.
Хәсән Туфан
Гөлләр инде яфрак яралар
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч сугыш бетәсен
Көтеп утыра сабый балалар:
Гөлләр инде яфрак яралар.
Хәбәр итеп язлар җитәсен
Кояш керә кайбер көннәрдә
Утыны беткән ятим өйләргә.
Керә дә котлый алар иртәсен
Хәбәр итеп язлар җитәсен
Язлар җиткәч сугыш бетәсен
Салют кыла “ сугыш алласы”.
Чү, елама, солдат баласы:
Туплар әйтә әнә, иштәмсең,
Язлар җиткәч сугыш бетәсен.
Көтеп тора сабый балалар
Аҗдаһаның башын өзгәнне.
Ә ул инде, җиңелеп, тезләнде
Дар элмәге лаек та аңар,
Карап тора сабый балалар...
Гөлләр инде яфрак яралар,
Язы җитте, язы дөньяның!
Ас җәлләдны, солдат туганым,
Беләләр бит барыбер балалар...
Гөлләр инде яфрак яралар!
8. Без җирдә кунак кына.
Эльмира Шәрифуллина
Һәр көнебез бәйрәм булсын,
Елмаеп торыйк, балкып.
Мәңгегә килмәдек җиргә
Су кебек ага вакыт.
Егылып елыйсы түгел,
Очасы килә ярсып.
Йөзләрдә кояшт уйнасын,
Борчу китмәсен басып.
Мәңгелек түгел беркем дә,
Без җирдә кунак кына.
“ Сөбханалла!” – дип шатланып
Әйтелсен тыйнак кына.
Мәңгегә килмәдек җиргә.
Су кебек ага вакыт.
Һәр көнебез бәйрәм булсын
Елмаеп яшик, балкып!
9.Булмасын.
Шәйхи Маннур
Фашистларны җиңгән ул,
Сугышны бетергән ул,
Инде бөтен кешегә
Тынычлык китергән ул.
Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш.
Булмасын бер куркыныч
Булсын бөтен ил тыныч.
9. Кирәкми безгә сугыш.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур:
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
Подробнее - на -