Переведите с татарского на этот рассказ о музее,! габдулла тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган яңа кырлай авылы (татарстанның арча муниципаль районында) үзе үк мемориаль һәйкәл булып тора. кырлай авылында сәгъди абзыйлар гаиләсендә тукай 5 елга якын яши. тукайның гади крестьян тормышының көндәлеге, ихтыяҗын сиземләве шушы кырлайдан башлана. монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. "бу кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным", - дип язды соңыннан шагыйрь. шагыйрь эзләре калган сукмаклар авылда әле дә саклана. аларның берсе тукай мемориаль комплексына алып килә. г. тукайга яңа кырлайда багышланган музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында г. тукай музее казанда м. горький музее филиалы статусы ала. 1976 елдан тасср дәүләт музее филиалы. тассрның министрлар советының 1978 елның 7 декабрьдәге "яңа кырлай авылын һәм г. тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар" карары буенча б. урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелә, яңа экспозиция ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина) . "г. тукайның тормышы һәм иҗаты" дигән экспозия б. урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган.