Уявити Новий рік та Різдво без ялинки неможливо. Прикрашати це дерево стало гарною традицією. Та чи знаєш Ти, звідки вона виникла? Хто повісив першу іграшку і запалив святкові вогні?Ця історія досить давня. І бере свій початок з 1605 року з Франції. Згодом німецька протестантська община запозичила цей звичай і собі. А звідти традиція прикрашати ялинку розійшлася по всьому світу. Та вважалося, що таке право мають лише дворяни і купці. Розповсюдився цей звичай на загал лише у другій половині ХІХ століття і залишився дотепер. Як і колись, сьогодні ялинка — це символ перемоги над смертю, символ, що захищає сімейне вогнище від злих духів і людей, від поганих думок і настрою.
Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.
Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.
Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Үләм икән — үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.
Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.